«Фэнтези: чынбарлыктан читтә» (12+)

18 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Фэнтези: чынбарлыктан читтә» дигән тематик кичә үтте.
Фэнтези дигән серле дөнья олысыннан кечесенә кадәр – барысын да үзенә җәлеп итә. Һәм бу гаҗәп тә түгел: кыю сугышчылар, ут бөркүче аждаһалар, тылсымлы патшалыкта тәхет өчен көрәш. Бу әле бик азы гына: фэнтези дөньясы искиткеч күптөрле. Чарада һәркем фэнтези жанры өлкәсендә үз белемнәрен сынап карый алды.  Балалар укылган өзекләр һәм теге яки бу персонажның костюм элементлары буенча китап исемнәрен атады, әлеге жанрда танылган китапларның барлыкка килү тарихлары, шулай ук аларның танылган экранлаштырылган вариантлары буенча фикер алышты. «Кылыч һәм Тылсым иле» дигән кызыклы китап күргәзмәсе белән таныштылар. Һәм ниһаять, алар  вөҗданлык һәм мәхәббәт хисләренең хәзер дә безнең дөньяда яшәве, явызлык һәм яхшылык янәшә йөрүе, фантастиканың уйлап чыгарылганнар гына түгел, ә кеше хыяллары булуы турында белде!

Поделиться: